Тукай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы барлык хатын – кызлар хезмәткәрләрне: педагогларны, техник персоналны һәм лаеклы ялда булган барлык кешеләрне 8 Март-яз, хатын-кызлар һәм матурлык бәйрәме белән котлыйлар. Мәгариф системасында хатын-кызлар алдынгы урыннарны били һәм күп очракта мәгарифенең йөзен билгели. Бу бәйрәм-сезгә рәхмәт белдерү һәм тагын бер тапкыр иң назлы хисләрне белдерү өчен менә дигән форсат.
Хөрмәтле коллегалар, бәйрәм белән сезне! Ешрак елмаегыз, бу дөньяны җылы һәм мәхәббәт белән җылытыгыз, аны үз матурлыгы белән бизәгез. Сәламәт, бәхетле булыгыз!
Хөрмәт белән, мәгариф идарәсе җитәкчесе Наил Габдуллин