Язгы чәчүгә әзерлек кысаларында район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлама әзерләү дәвам итә. Бүгенгә 1 гектар чәчүлек мәйданга 61,7 кг тәэсир итүче матдә туры килә. Бу3329 тонна ашлама дигән сүз. Соңгы атнада гына 10 297 тонна ашлама сатып алынды.
Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау төгәлләнүгә бара. Бүгенгә 320 трактор, 147 чәчкеч, 135 культиватор әзерлек сызыгына куелды. «Гигант», С. Сәйдәшев исемендәге, «Р-Агро», «Ярыш», «Кама-Бекон» Агрофирма Кама хуҗалыклары ремонтны тулысынча төгәлләде.