Барлык мәдәни чаралар кичек-терелгәч, концерт графиклары да күчте. Безнең бәйрәмдә катнашасы артистлар исемлегендә дә үзгәрешләр бар. Алдан планлаштырганча, бәйрәмдә Ришат Төхвәтуллин чыгыш ясарга тиеш иде. Бу көнне җырчы «Йолдызлы чәкчәк»тә катнаша алмый. Бәйрәмгә махсус кунак буларак күпләрнең яраткан артисты Фирдүс Тямаев киләчәк. Ул Тукай районы чәкчәк осталары белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга бик рәхәтләнеп риза булды. Шулай ук республиканың атказанган артистлары Равил Галиев, Резедә Шәрәфиева, «Жырлыйк әле» тапшыруы алып баручылары Алинә һәм Азат Кәримовлар, Чаллы егете Ринас Әхмәтов һәм «Болгар» бию театры чыгышлары көтелә.
Финалистларга килгәндә, алар әлеге көнне зур дулкынлану белән көтә. Бүгенге көндә чәкчәк осталары белән репетицияләр бара. Берсен дә аерып алырлык түгел, барысының да әзерләгән чыгышлары матур, мәгънәле.
Районыбыз горурлыгы булган чәкчәк осталары чыгышын һәркем күрсен иде, безнекеләр менә ничек булдыра бит дип соклансын иде. Чыганак:"Якты юл "газетасы