Район башлыгы каршында эшләүче коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды.

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

 Комиссия секретаре Робис Гатиятуллин 2019 елда районда республикакүләм коррупциягә каршы көрәш программасының үтәлеше турында чыгыш ясады. Коррупция ихтималын кисәтү йөзеннән торак төзелеше өчен республикадан субсидия һәм грантлар алучыларның үз йөкләмәләрен ничек үтәүләре һәм үзара салым акчаларын үзләштерүне контрольдә тоту буенча отчетлар тыңланды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов бу уңайдан гарантия сроклары белән исәпләшүче ышанычлы предприятиеләр белән эшләргә чакырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International