2020 нче елның 19 нчы мартында, мәгариф идарәсенең эш планы нигезендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Тукай районы буенча аттестация комиссиясенең йомгаклау утырышы үткәрелде. Эксперт комиссиясе утырышында беренче һәм югары квалификацион категорияләргә аттестацияләнергә теләк белдергән 16 педагогик хезмәткәрнең документлары каралды. 3 кеше һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләренә бәйсез экспертиза узды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы комитеты арасындагы Тармак килешүе нигезендә, 13 педагог һөнәри экспертизаның гадиләштерелгән формасы буенча узган. Аттестация комиссиясе эксперт комиссиясе педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясе дәрәҗәсе таләпләргә туры килә,дип тапты
.jpg)