Татарстанның популяр артистлары онлайн-концертлар бирәчәкләр
Трансляцияне «Вконтакте» һәм «Одноклассники» кебек Татарстанның рәсми интернет-берләшмәләре мәйданчыкларында карап була.: https://vk.com/nashtatarstan
https://ok.ru/nashtatarstan
Беренче концерт бүген,мәскәү вакыты белән 19: 00 сәгатьтә була. Туры эфирда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов чыгыш ясаячак.
Бу идеяне шулай ук Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Диләрә Ваһапова, Ришат Төхвәтуллин да хуплады.
Ә 18: 00 сәгатьтә «Татар радиосы» дулкыннарында радио студиясеннән турыдан-туры катнашулар марафоны старт ала, анда татар эстрадасының танылган җырчылары да «тере»музыкаль композицияләрен башкарачак.