Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы программалары кысаларында

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Президентының «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы «Юбилей медале турында " 2019 елның 13 июнендәге 277 номерлы Указын үтәү йөзеннән республика муниципалитетларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей медальләре тапшыру буенча эш алып барыла.
Моннан тыш, Россия Федерациясе Президенты, Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәләрен үтәү кысаларында республиканың шәһәр округларында һәм муниципаль районнарында, 90 елдан башлап, юбилей көннәре уңаеннан, Россия Федерациясе Президенты, Татарстан Республикасы Президентының персональ котлауларын тапшыру үткәрелә.
 
Югарыда әйтелгәннәрне истә тотып, чәчәкләр салынган котлау открыткаларын һәм истәлекле бүләкләр белән ветераннарга юбилей көнендә аларның туганнары аша тапшырырга киңәш ителә.
Бер үк вакытта Россия Федерациясе Президенты, Татарстан Республикасы Президентының юбилярлар адресына, массакүләм мәгълүмат чараларында, муниципаль берәмлекләрнең рәсми сайтларында һәм җирле хакимият органнарының социаль челтәрләрдәге аккаунтларында рәсми котлауларын урнаштыруны тәэмин итүегезне сорыйм.


Татарстан Республикасы Президенты

Аппарат Җитәкчесе Урынбасары–
территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы
 И. М. Гарипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International