Якшәмбе көнне Тукай районы игенчеләре язгы чәчүгә старт бирде

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

 

.

Беренчеләрдән булып кырга «Ярыш» хуҗалыгы һәм «Биклән» җитештерү кооперативы механизаторлары чыкты. Көн дәвамында кырда 3 чәчү комплексы эшләде. 200 гектар мәйданда арпа, 100 гектарда солы чәчәлде. Бүген, һава торышына бәйле, чәчү тукталып тора. Аграрийлар көннәр ачылып, басуларның җилләгәнен көтәләр. 
Калган язгы кыр эшләренә килгәндә, басу-кырларда туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эше дәвам итә. Барлыгы 41 мең гектарга якын мәйдан чәчүгә әзерләнгән, бу пландагы эшнең 70 процентын тәшкил итә. Шулай ук, хуҗалыкларда чәчү орлыгы әзерләү эше тәмамланып килә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International