Татарстанда кыен хәлдә калган балалы әниләр һәм йөкле хатыннар өчен приют ачылды.

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Татарстанда кыен хәлдә калган балалы әниләр һәм йөкле хатыннар өчен приют ачылды. “Колыбель” социаль приюты Казанның Вознесение бистәсендә урнашкан. Приют “Умиление” гаилә, әниләр һәм балаларны яклау үзәге” коммерциячел булмаган автоном оешмасы тарафыннан оештырылган. Йортның аренда хакын “Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика хәрәкәтендә катнашучы хәйриячеләр түләргә ярдәм иткән.

Хәзерге вакытта приютта пандемия белән бәйле авыр хәлдә калган  4 гаилә яши. Үзәкнең 15кә якын гаиләне сыендыру мөмкинлеге бар. Ярдәм бердәнбер туендыручысы эшсез калган, күп балалы гаиләләргә һәм ялгыз аналарга күрсәтелә. Битараф булмаган татарстанлылар ярдәме белән әниләрнең, балалы әниләрнең һәм күп балалы гаиләләрнең торыр урыны бар. Хәйриячеләр, төрле фондлар һәм актив гражданнар приюттагыларны азык-төлек, подгузник һәм иң кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп тора.

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәтенә кушылырга теләүчеләр өчен: помощьрядом16.рф

#ЯрдәмЯнәшә #ПомощьРядомТатарстан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International