Тукай районында Халыкара гаилә көне.

2020 елның 15 мае, җомга

 

Халыкара гаилә көнендә Тукай муниципаль районында Күзкәй авыл җирлегендә яшәүче ирле - хатынлы юбилярларны котлау тантанасы узды.

Исламовлар Касыйм Әсхәт улы һәм Зөһрә Әгъзәм кызы 50 ел бергә гомер итүләрен, 40 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәләр. Шайхуллиннар Фәйзнур Шәйхнур улы һәм Фаимә Магдан кызы сапфир туйларын билгеләп үттеләр.

Хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле Яңа Байлар авылы аксакаллары, Мингазовлар Марвай Минһаҗ улы һәм Хәдичә Ситдыйковна бу бәйрәм көнендә гаилә тормышының 65 еллыгын, тимер туйларын билгеләп үтәләр.

Социаль яклау идарәсе һәм ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярларны чын күңелдән котладылар, аларга озын гомер, бәхетле гаилә тормышы теләделәр. Район башлыгы исеменнән һәр парга котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International