Казиле авылында яшәүче тыл хезмәтчәнен, хезмәт ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

2020 елның 1 июлендә Казиле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Василий Семенович Абрамов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфәтих улы Камалов, Казиле авылы старостасы Равил Вагыйз улы Гәрәев һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре килгән иде. Василий Семеновичка Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм Тукай муниципаль районы хакимияте исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар, аңа сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр. Василий Семенович, үз чиратында, кунакларга визитлары һәм җылы котлаулары өчен рәхмәт белдерде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International