Боерган авылында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

8 июль көнне Боерган авылында яшәүче Вәлиәхмәт Миннегали улы һәм Сәмигә Зәки кызы Минегалиевларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котларга Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шамил улы Бариев килде,ул аларга  озак елларга мәхәббәт һәм хөрмәт хисләренең үзгәрмәс булуын теләде һәм тату гаилә парына «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен"медален тапшырды. Вәлиәхмәт һәм Сәмигә ханым менә 57 ел инде бергә. Алар беренче очрашуларын, тормыш юлын сагынып искә алалар.

Чарада районнын ЗАГС идәрәсе хезмәткәрләре катнашты ,бәйрәмне оештыруда   "Яран гөл" фольклор коллективы ярдәм курсәтте. 

Миннегалиевлар гаиләсен шулай ук туганнары, якыннары һәм авылдашлары котлады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International