Кадировлар гаиләсе 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Тукай муниципаль районының «Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә озак еллар тату гомер иткән социаль хезмәт алучыларны котлау матур традициягә әверелде. 2020 елның 8 июлендә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә-Бәтке авылында яшәүче Минсалих һәм Рауза Кадийровлар гаиләсе 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтте. Әлеге чарада муниципаль район ГХАТ бүлеге вәкилләре, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре катнашты. Тантаналы шартларда муниципаль район башлыгы Ф. М. Камаевтан котлау хаты һәм бүләкләр тапшырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International