Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба - министрлык) хәбәр иткәнчә, 2020 елның 30 декабрендә республикада Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәсе Координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү (алга таба - килешү) имзаланды.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2021 елның 1 гыйнварыннан аена 12 792 сум күләмендә).
Хезмәткә түләүнең минималь күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.27 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла.
О минимальной заработной плате
в Республике Татарстан