Росстат мәгълүматларына караганда, 2020 елның 1 гыйнварына Тукай муниципаль районында халык саны 42511 кеше тәшкил иткән.
2020 елның гыйнвар-ноябрь айларында демография күрсәткечләре түбәндәгечә:
- 303 бала туды;
- 552 кеше вафат булды;
-2020 елның гыйнвар – ноябрь айларында 2148 кеше килгән,
- районнан 905 кеше киткән..
2020 елның 11 аенда халык саны 994 кешегә арткан (миграцион үсеш исәбенә).
Авыл җирлекләреннән алынган мәгълүматларга караганда, Тукай муниципаль районында 2021 елның гыйнварында яшәүчеләр саны 46 меңнән артып киткән. Әҗмәкәй, Бәтке, Круглое Поле, Кече Шилнә, Түбән Суыксу, Яңа Троицк авыл җирлекләрендә яшәүчеләр саны арткан.
Халык саны һәм структурасы турында төгәл мәгълүмат 2021 елның апрелендә булачак халык санын алу күрсәтәчәк.
Даими (гражданлыкка бәйсез) Россиядә даими (гадәттә) яшәүче барлык халык, шул исәптән вакытлыча яшәүчеләрне да кертеп, шулай ук даими яшәү урыны чит илдә булган Россия территориясендә вакытлыча булган затлар да сораштырылырга тиеш.
14 яшьтән кеше халык санын алу сорауларына үзе җавап бирә ала, кече яшьтәге балалар турында мәгълүматны ата-аналар бирә.
Халыктан сорашып белешүдә бернинди документ та күрсәтергә тиеш түгел, барлык мәгълүмат та сораштырылучыларның сүзләреннән теркәлә. Халык санын алу барышында алынган мәгълүматлар закон белән саклана һәм җыелма мәгълүматларны формалаштыру өчен зарарсызлана.
Исәпкә алуның башлангыч нәтиҗәләре 2021 елның октябрендә ук басылачак.
.jpg)
Яр Чаллы шәһәре Дәүләт статистикасы бүлеге башлыгы урынбасары
Г. Р. Шәйхуллина.