7 нче май көнне Яр Чаллы шәһәрендә юбилярлар парады булып узды.

2013 елның 8 мае, чәршәмбе

Буген, 7 нче май көнне Яр Чаллы шәһәрендә юбилярлар парады булып узды.

Бу шатлыклы, бәхетле көндә тантанада Тукай районында гомер итүче 2 пар да катнашты. Алар исә, Зөбәировлар Җәүдәт  абый белән Нойнела  апа һәм Шәрәфиевлар  Хәйдәр  абый белән Гөлҗиһан апа.

Әйе, бу көн бик дулкынландыргыч!Парларыбыз үзләре генә түгел, балалары, оныклары, хәтта оныкчыклары белән дә килгәннәр иде.

Бер-берсенә терәк булган, еллар белән сынау үткән бу парларга сокланырга гына кала иде.

Мондый күренеш, мондый парлар тормышта бик сирәк.Без аларны хөрмәт итсәк иде, аларның мәхәббәт учаклары сүнмәсен, сүрелмәсен!

 

 

Тукай районы  ЗАГС бүлеге

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International