Урып-җыю көндәлеге

2021 елның 17 августы, сишәмбе

"Тукай районы игенчеләре алдынгылыкны саклыйлар,гектардан уртача уңыш буенча без республикада беренче. Гомумән алганда, хуҗалыкларда бөртеклеләрне урып-җыю оешкан төстә барды. Кызу урак өсте коры ашлыкны тамырдан җыеп алырга мөмкинлек бирде, - дип хәбәр итте дүшәмбе киңәшмәсендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов.

«Ирек» ПК ҖЧҖ (гектардан 48,1 центнер), «Гигант» ҖЧҖ (32,5 центнер), «Сәйдәш исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ (27,1 центнер) югары уңыш бирә. Бөртекле культуралар 39,6 мең мәйданда җыеп алынды, бу барлык мәйданның 92 процентын тәшкил итә.

Район буенча уртача уңыш-гектардан 22 центнер».

Эссе һәм коры һава торышы игенчеләргә быел план күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирмәде. "Агротехнология чараларын вакытында кабул итмәсәк, 2010 ел дәрәҗәсендә калыр идек, – диде Рәшит Василович, хуҗалыклар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп. - Хәзер безгә 2022 елгы уңышны тиешенчә салырга, көздән туфракта дым туплау турында кайгыртырга кирәк".

Игенчеләр алдында 57,6 мең гектар мәйданда туфрак эшкәртү бурычы тора. Август урталарында 21 мең гектарда туфракны тирәнтен эшкәртеп була, бу фаразланган дәрәҗәнең 36 процентын тәшкил итә.

 Мирхади Разов Фотосы

Чыганак:"Якты юл"газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International