"Нәни йолдызлар - нәни йолдызчыклар"район конкурсының читтән торып этабы узды.

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

"Нәни йолдызлар - нәни йолдызчыклар"район конкурсының читтән торып этабы узды. Конкурс яшь талантларны ачыклау һәм үстерү, балаларны туган телгә, районның һәм Татарстан Республикасының тарихи - мәдәни мирасына җәлеп итү, конкурста катнашучыларның башкару осталыгын арттыру максатыннан үткәрелде. Конкурсның 1 турында безнең районның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре катнашты.

Читтән торып үткәрелгән тур нәтиҗәләре буенча 18 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе конкурсның финалына үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International