"Сандугач" вокаль коллективы 3 нче урынны яулады

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

2021 елның 28 ноябрендә "Звездный" балалар сәламәтләндерү лагере территориясендә Рөстәм Бикмуллин исемендәге XX Республика яшьләр музыкаль-шигъри фестиваленең гала-концерты булды. Концерт программасы финалистларның матур чыгышлары белән тулыландырылды. 12-15 яшьләр арасында "Иң яхшы коллектив-җыр башкаручы "  номинациясендә мактаулы 3 урынны Муллагалиева Лилия Зөфәр кызы җитәкчелегендә "Сандугач" вокаль коллективы алды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International