Эшкуарлар өчен «Ачык ишекләр» нең бердәм көне оештырыла

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Сезгә Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан 2021 елның 9 декабрендә 13.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен «Ачык ишекләр» нең бердәм көнен оештыру турында хәбәр итәбез.

Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре идарә компетенциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 нче йорт, 3 нче кат адресы буенча эшкуарларга консультация бирәчәкләр.

Кабул итү алдан язылу (8552) 32-05-44, 32-05-99 телефоннары буенча башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International