«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясендә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсының оештыру комитеты утырышы узды.
Көн тәртибенә «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы»ассоциациясенең XVI съездына Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсына йомгак ясау мәсьәләсе чыгарылды. Конкурс муниципаль берәмлекләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм авыл һәм шәһәр җирлекләрендә халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту максатыннан үткәрелә. Авыл җирлекләре башлыклары өчен аеруча оператив булу мөһим, шуңа күрә елына ике тапкыр Татарстан хакимияте смотр-конкурслар үткәрә һәм җиңүчеләргә автомобильләр тапшыра. Конкурста барлык муниципаль районнар һәм 2 шәһәр округы катнашты, конкурста катнашу өчен барлыгы 180 гариза бирелгән. Исегезгә төшерәбез, 2010 елдан муниципалитетлар милкенә 2 612 транспорт чарасы тапшырылды.