Татарстан Республикасы Президенты Указы

2013 елның 31 мае, җомга

“Сабан туе” татар халык бәйрәмен уздыру турында

2013 елда “Сабан туе” татар халык бәйрәмен оешкан төстә үткәрү максатында һәм Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында” Татарстан Республикасы Законының 2 статьясы нигезендә карар бирәм:

1. Җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, “Сабан туе” татар халык бәйрәмен түбәндәге срокларда уздырырга:

Татарстан Республикасы авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) – 2013 елның 8-9 июнендә;

Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә – 2013 елның 15 июнендә;

Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә – 2013 елның 13 июлендә.

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә бәйрәм чараларын күрсәтелгән срокларга уздыруны оештыруны тәэмин итәргә.

3. Җирле үзидарә органнарына, җәмәгать берләшмәләренә, предприятиеләргә, оешмаларга “Сабан туе” татар халык бәйрәмен әлеге Указда билгеләнгән вакытларда оештыруда һәм уздыруда актив катнашырга һәм булышлык күрсәтергә тәкъдим итәргә.

4. Әлеге Указ аңа кул куйган көннән үз көченә керә.

 

Якты юл

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International