Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бариев Илфак Шамил улы тыл хезмәтчәне ,Биклән авылында яшәүче Хәлиуллина Мөгаллимә Шамил кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасы һәм район башлыгы Ф.Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
- Тыл хезмәтчәне буларак, сез Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керттегез, хезмәтегез алдында баш иябез, - дип ассызыклады Илфак Шамил улы
Аның белән бергә юбилярны Тукай районы ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева , Биклән авыл җирлеге башлыгы урынбасары Айгөл ,авыл ветераннар советы рәисе Асия Фәйзуллина котлады. Чын күңелдән алар аңа нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарының һәм якыннарының игътибарын һәм мәхәббәтен теләделәр.