Сәхапова Мөбзия Сирай кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

Тукай районы ТҮбән Скык- Су  авылында яшәүче Сәхапова Мөбзия Сирай кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы истәлекле көн белән аны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бариев Илфак Шамил улы ,Тукай районы ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Ваҗиева  , Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флер Ихсанов килделәр.

– Хөрмәтле Мөбзия әби ,Сезнең буынга тормыш авырлыкларын да, бүгенге матур, мул тормышны да күрергә насыйп булган,яшьлегегезне сугыш урлаган, –диде Илфак Шамил улы  ,аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның   тәбрикләү сүзләре язылган хатын һәм район башлыгы Фаиль Камаев исеменнән   бүләкләрен тапшырып.

Ветеранга иң матур һәм изге теләкләр ирештерделәр,исәнлек,тыныч көннәр теләделәр 

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International