Татарстанлыларны финанс грамоталылыгы буенча бөтенроссия онлайн-зачетында катнашырга чакыралар

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

Чарада күп кенә өлкәләрдә салымнар, иминият, инвестицияләр һәм финанс өлкәсендә белемнәрне ныгытырга, дөрес финанс карарлар кабул итү өчен күнекмәләр алырга була.

Онлайн-зачетта беренчеләрдән булып, Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә  сөйләде.


Республикада яшәүче һәр кеше Татарстан Президенты үрнәгенә иярә ала. Эшмәкәрләр өчен шәхси зачет  мөмкинлеге 15 декабрьгә кадәр озайтылды. Ә 16-18 декабрьдә хезмәттәшләр, дуслар яки гаилә әгъзаларының үз командасын җыярга һәм команда зачетында үз көчләрен сынап карарга мөмкин. Бәлки, нәкъ менә сезнең команда финанс өлкәсендә ил буенча иң яхшыларның берсе булыр.


Онлайн-зачет, гадәттәгечә, ике катлаулылыкка бүленгән: база өлеше финансларны тикшерә башлаучылар өчен генә билгеләнгән, төрле финанс продуктларыннан һәм хезмәтләреннән файдалану тәҗрибәсе булган кешеләр өчен.

Тулырак: http://almet-rt.ru/news/tatar-inform/50232

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International