2021 нче елның 11 нче декабрендә Кнәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, Чечняда һәлак булган сугышчыларны искә алу көненә багышланган «Хәтерлибез, без Ватанны сакладык» дип исемләнгән Митинг үткәрделәр. Бу чарада Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камалов, авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар советы, сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган солдатларның әти-әниләре, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, мәктәбе укучылары, «Родина»патриотик клубы әгъзалары катнашты. Митингны Фәндүс Мөхәммәтфәтих улы Камалов ачып җибәрде.