Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бариев Илфак Шамил улы тыл хезмәтчәне ,Борды авылында яшәүче Иманов Александр Алексеевичны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасы һәм район башлыгы Ф.Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Аның белән бергә юбилярны Тукай районы ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева , Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова котлады .
Чын күңелдән алар аңа нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарының һәм якыннарының игътибарын һәм мәхәббәтен теләделәр.