Мәхмүтҗан Сабир улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте .

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Тукай районы Яңа Байлар авылында яшәүче сугыш ветераны Сабиров Мәхмүтҗан Сабир улы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте .

Аны 95 яшьлек юбилее белән Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев,"Ярыш"АХҖ җитәкчесе Шәйхаттаров Рәсим Мансур улы , Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Эдуард Рәкыйп улы,район ветераннар Советы Рәисе Вазеева Фәйрүзә Фаяз кызы,туганнары һәм күршеләре котладылар.

Мөхтәрәм кунаклар ветеранга Россия Федерациясе Президенты В .В. Путинның Котлау хатын ,администрация исеменнән чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар,аңа әле бик күп еллар гомер итүләрен, һәрвакыт сәламәт, иминлектә, балалар, оныклар, туганнарының мәхәббәтен тоеп яшәүләрен теләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International