«Ел укытучысы – 2022»конкурсының муниципаль этабының икенче көне үтте.

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

2021 нче елның 21 нче декабрендә Кнәз мәктәбендә «Ел укытучысы – 2022»конкурсының муниципаль этабының икенче көне үтте.

Круглое Поле урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары: Фәхертдинова Лидия Валерьевна, Сәетгалина Ландыш Камил кызы, Әхмәтвәлиева Зөлфия Альберт кызы һәм Новотроицкое урта мәктәбеннән : Казакова Регина Альберт кызы, Солтанова Зөлфия Мизхәт кызы жюри хөкеменә ике конкурс биремен тәкъдим иттеләр. Таныш булмаган сыйныфта ачык дәрес үткәрү  конкурсантлар  өчен  иң мөһим сынау булды. Аннары сыйныф сәгатьләре узды, анда һәркем үзенең педагогик табышын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International