Районда терроризмны булдырмау һәм аны кисәтү максатыннан, район җитәкчелеге, территориядә урнашкан предприятиеләр, торак-коммуналь хуҗалык оешмалары, идарә компанияләре директорлары, дин әһелләре һәм хокук саклау органнары вәкилләре катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды. Утырышта 9 мәсьәлә каралды. РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча полиция бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Понамарев Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек барышында һәм бәйрәм көннәрендә террористик актларны булдырмау, кисәтү хакында чыгыш ясады. Ул иминлекне саклауда һәр кешенең игътибарлы булуын сорады.
Район башкарма комитеты бүлекләре җитәкчеләре һәм белгечләре үз өлкәләрендә бу юнәлештә алып барылган эшләрне бәян иттеләр. Алар Яңа ел бәйрәмнәрендә, каникул көннәрендә хәвефсезлекне тәэмин итү буенча башкарыласы чаралар белән дә таныштырдылар.
Тукай районында мигрантлар белән хәл ничек тора? Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча миграция бүлеге җитәкчесе Любовь Назаргалиева сөйләде. Ул быелның унбер аенда районга чит илләрдән күпме кеше килгән, алар нинди тармакларда эшлиләр – шул хакта аңлатып үтте.
Терроризмга каршы комиссиянең ведомствоара эш төркеме җитәкчесе Илфак Бариев аеруча игътибар кирәк булган гражданнар белән профилактик эшләрнең сыйфатын яхшыртырга, аларны һәрдаим күз уңында тотарга кирәклеген искәрттте. Бу мәсьәләдә дә беркемнең дә битараф булмавы сорала.
Авыл җирлекләрендә террорчылыкны кисәтү буенча ниләр эшләнә – барысы хакында да киңәшмәдә катнашучылар уртага салып сөйләштеләр, фикер алыштылар.
Районы башлыгы, комиссия рәисе Фаил Камаев узып барган елда бу өлкәдә башкарылган эшләргә бәя бирде, 2022 елга куелган планнар белән таныштырды.
Комиссия сәркатибе Айрат Ибраһимов республика тарафыннан терроризмга каршы билгеләнгән чараларның районда үтәлешен бәян итте.
Киңәшмә ахырында РФ Федераль Куркынычсызлык идарәсенең Яр Чаллы шәһәре буенча комиссия идарәсе хезмәткәре Рөстәм Галиәкбәров Тукай районында терроризм һәм экстремизм буенча профилактик эшләрнең торышы хакында нотык тотты.
Киңәшмәдә каралган һәр чыгыш буенча карарлар кабул ителде, аларның үтәлү вакыты расланды.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.