Малтабар  авылында яшәүче тыл хезмәтчәнен 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2021 елның 25 декабре, шимбә

Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бариев Илфак Шамил улы тыл хезмәтчәне ,Малтабар  авылында яшәүче Нуриев Гайса Нури улын 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасы һәм район башлыгы Фаил Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Аның белән бергә юбилярны Тукай районы ветераннар советы рәисе Фәйрүзә Вәҗиева , Калмия  авыл җирлеге башлыгы Гарипов Равил   Әхәт улы. Кыш бабай белән кар кызы,туганнары,мәдәният йорты хезмәткәрләре котлады .

Чын күңелдән алар аңа нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарының һәм якыннарының игътибарын һәм мәхәббәтен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International