"Яшь архивчы мәктәбе" программасы кысаларында архив бүлегенә район мәктәп укучылары йөри.

2021 елның 25 декабре, шимбә

"Яшь архивчы мәктәбе" программасы кысаларында архив бүлегенә район мәктәп укучылары йөри. Алар өчен муниципаль архив буенча экскурсияләр, Татарстан Республикасы һәм Тукай районы архив эше турында лекцияләр үткәрелә. Архив документлары күргәзмәләре оештырыла. Укучылар архив документларын эзләү буенча квестларда катнашалар, үзләрен профессиональ китап сканерында архив документларын сканерлаштыруда сыныйлар. "Бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасы"программасына мәгълүмат кертергә булышалар. Тукай районы тарихы һәм үз якташлары буенча мәгълүматлар эзләүдә катнашалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International