25 декабрьдә Гөлчирә Мөбарәк кызы һәм Ринат Хөснихамат улы Асыловлар – 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр ,безнең хөрмәтле парыбыз өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер 2 онык һәм 5 оныrxsr тәрбияләргә булышалар.
Юбилярлар озак еллар, лаеклы ялга чыкканчы намус белән эшләделәр, алар бүгенге көндә дә безнең җирлекнең җәмәгать тормышында актив катнашалар. Ринат Хөснихамат улы-пенсиягә чыкканчы, «Сосновоборский» совхозында энергетик булып,Гөлчирә Мөбарәк кызы- 35 ел Кнәз урта мәктәбендә биология укытучысысы булып эшлэделэр
Юбилярларны Кнәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Мөхәммәтфатих улы Камаловкотлады һәм башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев исеменнән Рәхмәт хаты һәм Тукай районы ГХАТ бүлеге исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Кнәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева