Тукай районы белем бирү учреждениеләрендә 25-28 декабрь көннәрендә «Талантлар белән тулы мәктәп» проекты кысаларында «Яңа ел серпантины»дигән Яңа ел бәйрәме узды. Укучылар җырлар җырладылар, театральләштерелгән тамашалар куйдылар, уеннар, конкурслар узды. Чара ахырында барлык балалар да муниципаль район башлыгы Ф.М. Камаевтан татлы бүләкләр алдылар.