Федераль законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешләр яктылыгында Россия Пенсия фондына әлегә кадәр социаль яклау һәм Россия хезмәт региональ органнары Татарстан Республикасы буенча 18 меңнән артык түләү делолары нигезендә тормышка ашырган социаль ярдәм төрләрен түләү буенча өстәмә функцияләр һәм бюджет вәкаләтләре тапшырыла.
Сүз түбәндәге биш категориягә караган пособиеләр, түләүләр һәм компенсацияләр хакында бара:
Балалары булган эшләмәүче гражданнар;
Радияция тәэсиренә дучар булган гражданнар;
Реабилитацияләнгән затлар;
Медицина күрсәтмәләре буенча транспорт чараларыннан файдаланучы инвалидлар (инвалид балалар);
Пенсион тәэминаты Россия Пенсия фонды аша башкарылучы хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары.