Рәхмәт сезгә, ветераннар!

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

 

Тиздән Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Бүгенге көндә районыбызда дәhшәтле сугышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган 6 сугыш ветераны, 1 концлагерь тоткыны, 180 тыл хезмәтчәне, 49 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары яши. Бәйрәм алдыннан, әлбәттә инде, елдагыча ветераннарыбызны хөрмәтләү чаралары оештырыла.

4 нче май көнне Тукай районы башлыгы Фаил Камаев hәм район җитәкчеләре алар белән күрешеп, хәлләрен белешеп, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Ветераннарга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәт хаты hәм бәйрәм кучтәнәчләре тапшырылды

Чыганак:"Якты юл "газетасы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International