Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән бергә бердәм кабул итү узачак

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

 

2022 елның 17 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан, Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге» ДУ, «Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы» ФКУ, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының вәкилләре белән берлектә гражданнарны кабул итү булача

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең республика муниципаль берәмлекләрендә җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләрендә Skype"-. программасында турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак

Медицина мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International