Тылсымлы сәнгать дөньясы

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Якшәмбе, 22 май көнне Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда районның балалар сәнгате мәктәбенең 35 еллык юбилее уңаеннан зур бәйрәм концерты узды. 

 «Тылсымлы сәнгать дөньясы» дип исемләнгән юбилей концерты театральләштерелгән күренештән башланып китте. «Эрмитаж» музее, Екатерина-патша чагылган тере картиналы әлеге тамаша беренче мизгелдән үк залдагы бар тамашачыны үзенә җәлеп итте. Аннары, сәнгать мәктәбе турында видеофильм күрсәтелде һәм мәктәпнең ветеран педагоглары Гания Галиәкбәрова, Рәифә Хәбибуллина, Рафик Дәминовны хөрмәтләп искә алдылар. Ветеран педагоглар бу көнне төрле сәбәпләр белән бәйрәмдә була алсмасалар да, аларның концертка килгән якын кешеләре аркылы сәнгать мәктәбе коллективы исеменнән чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Аннары, тамашачыларны төрледән-төрле, биюле-җырлы номерлар белән «сыйладылар». Шулай ук биредә уен коралларында тере музыка да ишетергә мөмкин иде. Кече Шилнә авылыннан Диләрә Вәлиева һәм Диана Сальникова йөзендәге фортепиано дуэты (педагоглары Татьяна Жукова), Мәләкәс авылыннан укытучы Рафаил Гайфуллин һәм аның укучысы Лиана Черемныхның гитара дуэты, Бәтке авылыннан Светлана Афоненкова җитәкчелегендәге гитаристлар ансамбле күпләрнең күңеленә хуш килде. 
 Юбилей концертында бүләкләүләрсез дә булмады, әлбәттә. Тукай районы башкарма комитетыны җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев күпьеллык фидакарь хезмәте, балаларга эстетик тәрбия бирүдә үзеннән зур өлеш керткән педагог Резеда Саматовага сәнгатъ мәктәбенең 35 еллыгы уңаеннан, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
 Чаллы шәһәренең мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы комитеты рәисе Илсөя Заһидуллина ТРсы Профсоюзлар федерациясенең Мактау грамотасы белән Тукай районы сәнгать мәктәбе директоры Юлия Галишинаны, мәктәпнең халык бүлеге педагогы Вера Сәлимованы бүләкләде. 
 Районның мәдәният бүлеге башлыгы Рашат Фәйзрахманов һәм сәнгать мәктәбе директоры Юлия Галишина мәктәп педагогларына район мәдәният бүлеге һәм мәктәп җитәкчелеге исеменнән шулай ук мактау грамоталары тапшырдылар. 
  Аннары, барлык бүләкләнүчеләр дә бер сәхнәдә басып истәлекә фотосурәткә төштеләр һәм үзләре өчен тагын бер зур бүләкләрнең берсе – мәктәпне төрле елларда тәмамлап чыккан шәкертләренең чыгышларын карадылар. Мәктәпне 2020 елда тәмамлаган Данил Сәйфуллин үзе иҗат иткән җырны  2014 елның чыгарылышыннан булган Илвина Кувшинова белән башкарып, мөгаллимнәрен таң калдырдылар. 
 Юбилей чарасы исә концертта катнашкан барлык коллективларның күмәк җыр җырлап, бәйрәм торты чыгару һәм барлык балаларга татлы күчтәнәчләр тапшыру белән тәмамланды.              
Алсу Тимерханова
/Фото Юлия Галишинадан алынды

Чыганак:"Якты юл "газетасы 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International