Татарстан Росреестрында коллегиянең I яртыеллык нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән утырышы кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хезмәткәрләрен бүләкләү булды. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, җир төзелеше өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча муниципальара бүлек башлыгы урынбасары Арман Аяпбергеновка «Татарстан Республикасының атказанган җир төзүчесе»дигән мактаулы исем бирелде.
/ Фото Рөстәм Зәкиев тарафыннан бирелде
Чыганак:"Якты юл"газетасы