2022 нче елның 25 нче июнендә Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр өчен " Яшь вакытта биеп кал " дип исемләнгән дискотека үткәрделәр. Бәйрәмгә авыл яшьләре генә түгел, өлкән буын да килгән иде, чөнки күңел беркайчан да картаймый… . Биюләр арасындагы тәнәфесләрдә төрле уеннар һәм конкурслар үткәрелде, аларда барысы да актив катнашты.