Бөгелмә шәһәрендә Рафаэль Асылгәрәев истәлегенә кикбоксинг буенча ярышлар узды. Анда Тукай районының яшь спортчылары катнашты.
Балалар ярышлардан үз категорияләрендә призлы урыннар алып кайттылар
Мактаулы беренче урынны Саша Елисенков, Тимур Абрамов һәм Денис Сорокин яуладылар.
Икенче урында-Михаил Аксенов, Гадел Җамалетдинов, Кәрим Шәмсетдинов, Таһир Камалденов, Захар Чирков.
Данил Меновщиков мактау пьедесталының өченче баскычына күтәрелде
Чыганак:"Якты юл"газетасы