Калмаш авыл китапханәсендә "Наркотикларга – ЮК дип әйт!" дип исемләнгән чара үткәрелде Башта балалар "Упкынга илтүче юл" дигән китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Китапханәче балаларга наркотик матдәләрнең кеше организымына начар йогынты ясавы турында сөйләде, балалар белән әңгәмә оештырылды, тест үткәрелде. Соңыннан балалар матур төсләрдән генә торган "Тормыш чәчәге" ясадылар.
