Новотроицкое авылында көн итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзелхак Солтан улы Миңнегалиев 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны котларга район башлыгы Фаил Камаев ,аппарат Советы җитәкчесе Гөлназ Галишина, җирле үзидарә җитәкчелеге, районның социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, мәктәп укучылары килде. Район башлыгы ветеран котлады , аның тормышы белән кызыксынды һәм исәнлек-саулык, балалары тәрбисендә озын гомер кичерүен, күңел көрлеге теләп, Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хаты тапшырды. Килгән кунаклар да Фәйзелхак Солтан улына бик күп җылы сүзләр әйттеләр, җырлы-биюле кечкенә генә концерт күрсәтеп, бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.