Казан районара табигать саклау прокуратурасы су законнарын тикшерде.

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Казан районара табигать саклау прокуратурасы су законнарын тикшерде.
«Водоканал-Сервис» ҖЧҖнең Арча районында урнашкан 9 Җир асты байлыклары кишәрлегендә халыкны хуҗалык-эчәр су белән тәэмин итү максатында җир асты суларын чыгаруы ачыкланды. Әмма оешма законнарда каралган санитар чараларны үтәми, чөнки су белән тәэмин итүнең күрсәтелгән чыганакларының санитар саклау зоналары билгеләнмәгән.
Табигать саклау прокуроры тарафыннан судка «Водоканал-Сервис» ҖЧҖнә, су белән тәэмин итү чыганакларын санитар саклау зоналарын билгеләү турында Карар кабул итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына документларның тулы исемлеген тапшыруны йөкләү таләбе белән дәгъва гаризалары җибәрелде. Дәгъва гаризалары таләпләре канәгатьләндерелде.
Суд карарларының үтәлеше прокуратура контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International