Татарстан Республикасында Казан районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан законсыз урман кисү очраклары ачыкланды

2022 елның 28 июне, сишәмбе

Казан районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан урман законнары үтәлешен тикшерү үткәрелде.

Казан шәһәре территориясендә билгесез затлар тарафыннан законсыз рәвештә каен, усак , тал токымлы 63 агач киселгән.

Җирле үзидарә органнарына яшел үсентеләрне юк итү белән китерелгән зыян 270 мең сумга якын тәшкил иткән. Табигатьне саклау прокуратурасы тикшерү материаллары, РФ ҖК 260 ст.3 ө. буенча (законсыз урман утыртмаларын кисү) җинаять эше кузгату мәсьәләсен хәл итү өчен, тикшерү органына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International