Табигать саклау прокуроры урынбасары Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре алдында чыгыш ясады һәм коррупциягә каршы закон нигезләмәләрен аңлатты

2022 елның 28 июне, сишәмбе

 

Казан районара табигать саклау прокуроры урынбасары Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган семинарда катнашты  һәм коррупциягә каршы закон нигезләмәләрен аңлатты

Чара барышында прокуратура хезмәткәре керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү тәртибен, коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән тыюларны, чикләүләрне һәм вазыйфаи бурычларны үтәү тәртибенә  тукталды.   

Видеоконференцэлемтә режимында узган чарада шулай ук республика районнарында урнашкан территориаль идарәләр хезмәткәрләре дә чакырылга иде 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International