Хезмәт ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 1 июле, җомга

Калинин авылында яшәүче тыл ветераны Виссарионова Анна Илларионовна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны котларга Тукай муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Гөлназ Галишина,район ветераннар(инвалидлар) советы рәисе Фәйрүзә Фаяз кызы,күршеләре,туганнары килгән иде .

Кунаклар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, котлау открыткасын, шулай ук район башлыгы Фаил Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар, Анна Илларионовнага нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм якыннарының кайгыртучанлыгын теләделәр

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International