2022 елның 2 июлендә, җәйге каникуллар вакытында, балалар «Патриот»хәрби дан музеенда булдылар. Балалар экскурсоводны зур кызыксыну белән тыңладылар, ул балаларга якташларыбызның Ватанны саклаулары, сугыш вакытында фронтка ничек ярдәм итүләре, яралы сугышчыларны ничек дәвалаулары турында сөйләде. Кайбер экспонатларны хәтта куллары белән дә тотып карадылар.