Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү планлаштырылган

2022 елның 12 июле, сишәмбе

2022 елның 19 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе җитәкчесе Патяшина Марина Александровнаның гражданнарны бергәләп кабул итүе планлаштырылган.

Республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән«Skype» программасына республиканың муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләрен кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Шәхси кабул итүгә мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International