Иске Дөреш авылының Ленин урамында күршеләр бәйрәме узды. Өстәл тулы сый-хөрмәт,рәхәтләнеп чәй эчтеләр, төрле тәмле күчтәнәчләр белән сыйландылар,хәл -әхвәл белештеләр,төрле тема буенча фикер алыштылар.Чәй өстәле ахырында авылыбызның яшь хәзрәте Илназ Мөхәммәтов. үзенең моңлы тавышы белән Коръән сүрәләре укыды. Мондый күңелле һәм уңайлы очрашулар ешрак үткәрелсен иде,дип таралышты куршеләр
Күрше хакы — тәңре хакы, диләр. Кешенең бәхете — яхшы күршедә, тыңлаучан атта һәм иркен торакта диелә бер хәдистә. Күршеләр белән тату яшик!